12 августта Республика Дәүләт советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Менделеевск районында булды.
Парламент җитәкчесе башта хакимият җитәкчесе В.С.Чершинцев һәм ААҖ “Аммоний” генераль директоры С.Шевченко һәм республика Дәүләт советы депутаты Ренат Ханбиковлар белән берлектә завод территориясендә , ә аннары Үзәк идарә пунктында булдылар.
“ “Аммоний”- бүгенге көндә Рәсәй күләмендә зур тизлек белән үсүче яңа технологияләр, җитештерү күләме буенча тиңдәшсез минераль ашламалар заводы. Хәзерге вакытта анда 1,5 мең кеше эшли. Уртача хезмәт хакы – 50 мең”,- дип журналистларга үзенең тәэсирләре турында сөйләде.
Районның Гассар исемендәге Мәдәният йортында парламент җитәкчесенең халык белән булган очрашуында районның сәнәгать өлкәсендәге югары үсешен бәяләп, һәрбер менделеевлының бу үсешкә зур өлеш кертүен билгеләп үтте һәм Менделеевск җирлегенең республика социаль үсешендәге өлешен ассызыклады.
Бу киңәшмәдә прокуратура органнарында озак еллар уңышлы хезмәтләре өчен, 55 яшьлек юбилее уңаеннан, прокурор ярдәмчесе Гүзәл Хабибуллина рәхмәт хаты белән бүләкләнде.