13 августта Ленин бакчасында районыбыз умартачылары тарафыннан бал һәм умарта корты продуктлары күргәзмәсе булып узды. Баллы спас христиан бәйрәменә багышланган бу чарада район мәдәният йорты иҗат коллективлары катнашты. Ольга Первина алып барган бу концертта “Былина”, “Кристалл”, “Туганайлар”, Балалар иҗат үзәге “Очарование” бию коллективлары, Римма Плитман, Инна Килеева чыгышлары бәйрәмнең бизәге булды. Тамашачылар, бәйрәмдә катнашучылар яңа уңыштан бал, умарта корты продуктлары сатып алдылар һәм төрле уеннарда катнашып күңел ачтылар.