,,Сәламәт тәндә – сәламәт акыл”

2016 елның 15 августы, дүшәмбе

     13 нче август көнне Песәй мәдәният йорты һәм  китапханә хезмәткәрләре  ,,Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” дип аталган күңелле спорт уеннары уздырды.  Мондый конкурслар  берьяктан вакытны файдалы үткәрү булса, икенче яктан, яшь буында сәламәт яшәү рәвеше алып бару нигезләрен тәрбияләүне күздә тотты.  Бу көнне мәдәният йорты мәйданчыгында  төрледән - төрле уеннар уйналды: командалар йөгерү, баскетбол тубы йөртү, канат тарту, скакалкада сикерү кебек спорт төрләре буенча ярыштылар.  Балалар җитезлеккә, тизлеккә, осталыкка үзара көч сынаштылар.  Аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.   Әлеге чара бик күңелле үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International