13 нче августта Менделеевск муниципаль районы җитәкчесе Валерий Чершинцев һәм авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Хәйдәр Хадиуллин алдынгы комбайнерларга күчмә кубок, Мактау кәгазе һәм премия тапшырды. Икенче бишкөнлек нәтиҗәләре буенча ДОН-1500 комбайнында ҖЧҖ “Алтын башак” комбайнчысы Байтуганов Сергей Витальевич җиңүче булды. Ул 284 тонна бөртек суктырды. Комбайнчы ярдәмчесе Павлов Семен Николаевич та югары күрсәткечләр өчен премия алды.
5 көн эчендә 430 тонна бөртекне басудан ашлык саклау урынына ташучы шофер Вәлиев Рамил Камил улының хезмәте дә югары бәяләнде.
СК-5 комбайнында 5 көнлек ярыш шартлары нәтиҗәләре буенча иң күп ашлык суктыручы, КФХ хуҗалыгы җитәкчесе Әһлиев Динар Рәис улы булды. Ул 120 тонна бөртек суктырды. Аңа күчмә кубок, Мактау Грамотасы һәм премия бирелде. Арпаның уңышы 175 гектар җирнең һәр гектарыннан 28 центнер чыкты.
Бу - арпа җитештерү буенча районда иң югары күрсәткеч.