Менделеевск районы Башкарма комитетында киңәйтелгән киңәшмә

2016 елның 15 августы, дүшәмбе

Бүген Менделеевск муниципаль Башкарма комитетының мәҗлесләр залында атналык киңәйтелгән киңәшмә узды. Киңәшмәне Башкарма комитет җитәкчесе Владимир Николаевич Фролов алып барды. Анда узган атнада үткәрелгән чаралар һәм алдагы атнага планлаштырылган эшләр турында яшьләр  һәм спорт буенча җитәкче Фаизов Рашат Әнвәрович һәм мәдәният җитәкчесе Шиһапова Екатерина Владимировна докладлары тыңланды. Шулай ук район экологы Афлятунов Айдар Рафисович һәм Гадәттән тыш хәлләр буенча әйдәп баручы белгече Ахмадуллин Айдар Илдусовичларның чыгышлары булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International