20 августта Тойма мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәче белән берлектә Татарстан Республикасы көненә багышланган «Бәхет биргән җирем Татарстан» дип исемләнгән концерт уздырылды. Концертта Тойма авылы үзэшчәннәре һәм каникулга кайткан балалар катнаштылар. Тамашачыларга концерт бик охшады алар концертта катнашучыларны , рәхмәт сүзләрен әйтеп, кабат очрашуларны теләп, зур алкышлар белән озаттылар.





