Менделеев районның участок сайлау комиссиясе әгъзалары өчен семинар-уку

2016 елның 26 августы, җомга

25 нче август көнне С.Гассар исемендәге район мәдәният йортында Менделеев районның участок сайлау комиссиясе әгъзалары өчен семинар-уку оештырылды. Укыту программасы сайлауга әзерлек кампаниясендә һәм тавыш бирү барышында сайлау комиссияләренең эшчәнлегенә кагылышлы актуаль мәсьәләләрне үз эченә алган иде. Сәламләү сүзе белән катнашучыларга мөрәҗәгать итте район башлыгы Валерий Чершинцев.  Семинарны Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе урынбасары  Валентина Каменькова алып барды. Ул сайлау процедураларының  барлык үзенчәлекләренә тукталды. Сайлау комиссиясе әгъзалары үзләрен кызыксындырган сорауларга төгәл җаваплар ишеттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International