“Поселок” территориаль иҗтимагый җирле үзидарәсе халкы белән очрашу узды

2016 елның 26 августы, җомга

Халык җыенында “Поселок” ТИҮ рәисе Екатерина Кузнецова башкарылган эшләр турында отчет белән чыгыш ясады.

Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә һәм әлеге территориядә инфраструктура үсеш турында шәһәр хуҗалыгы, торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше буенча башкарма комитет җитәкчесе Александр Белоногов сөйләде. ТИҮдә оператив хәл белән полициянең өлкән участковый упономоченные Сергей Куликов таныштырды.

Район башлыгы Валерий Чершинцев социаль-икътисадый үсешкә һәм киләчәктәге планнарга җентекле тукталды. Поселок халкы балалар мәйданчыгы булдыру, урамнарны яктырту, рейслы автобус хәрәкәте, юлларны төзекләндерү, су белән тәэмин итү һәм башка мәсьәләләрне күтәрде. Халык гозерләре контрольгә алынды.

Валерий Сергеевич “Поселок” ТИҮ рәисе Екатерина Кузнецовага актив тормыш позициясе өчен рәхмәт белдерде.

Ахырда актив гаиләләргә район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International