Бүген С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда Менделеевск районы белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре конференциясе уткәрелде. Очрашу муниципаль белем бирү системасын камилләштерү мәсьәләсенә багышланды. Катнашучылар, конференция башланыр алдыннан Менделеев мәйданында күргәзмәләр белән таныштылар.
Конференциядә узган уку елына нәтиҗә ясалды, яңа уку елына куелган сораулар тикшерелде, белем һәм тәрбия бирү системасының үсеш мәсьәләләре каралды.
Мәгариф идарәсе җитәкчесе Дмитрий Сапожников үзенең чыгышында яңа уку елы башлану белән котлады, узган ел ирешкән нәтиҗәләрне билгеләде. Район башлыгы урынбасары Л.Галеева, Дәүләт Думасы депутаты Ә.Когогина, Казан педагогик көллият директоры А.Җәләлова белем көне уңаеннан район укытучылар коллективына җылы котлау сүзләрен җиткерделәр.
Август конференциясенең эше бүләкләүләр белән дәвам итте. Белем бирү системасының иң булдыклы вәкилләре район һәм республика күләмендәге грамоталар белән бүләкләнде. Ахырда конференциядә катнашучылар яшь белгечләр белән танышты.