27 августта Тойма мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәче белән берлектә яшь сайлаучыларга багышлап «Могъҗизалар кыры» уздырылды. Уенчыларга биремнәр сайлау буенча булды. Уеннар арасында матур җырлар яңгырады, дәртле биюләр башкарылды. Могъҗизалар кырының җиңүчесе Сафин Фидүс булды.
Тамашачылар бердәм булып уйнаучыларга көч биреп утырдылар. Алар оештыручыларга һәм уенда катнашучыларга рәхмәтләр әйтеп, бик канәгать булып таралыштылар.




