27 август көнне Ленин исемендәге скверда китапханәләр әзерләгән “Дөньяда иң кадерле шәһәрем” дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Кичә барыбызның да күңеленә якын булган калабыз – Менделеевскига багышланды.
Атаклы химик Д.И.Менделеев истәлегенә аталган шәһәрнең күп гасырлар элек башланган тарихы бар. Күркәм табигате, данлыклы химия заводлары, эшчән халкы белән бай бу төбәк.Чарада тамашачыларга туган як тарихы белән бәйле сораулардан торган викторина тәкъдим ителде. Шәһәребезгә багышланган китап күргәзмәсе игътибар үзәгендә булды. “Буккроссинг” – “Сәяхәтче китап” акциясендә катнашып, күпләр яраткан китапларын алып киттеләр. Теләкләр букетында һәркем изге теләкләрен, шәһәребезне тагын да матурайту, үстерү өлкәсендә тәкъдимнәрен язып калдырды.
Һәр кешегә үз туган ягы көч, дәрт, илһам бирә. Күпме генә шагыйрьләр үзләренең туган җирләренә багышлап шигырьләр язмаган да, туган илен сагынып нинди генә җырлар җырланмаган. Кичәдә туган якның танылган шагыйрьләре Марсель Гыймазетдинов, Егор Уткин, Илгиз Абдуллин шигырьләре яңгырады. Алар эшен дәвам итүчеләр Радик Ахунҗанов, Андрей Черняев, Иван Алексеев, Болотова Наталья Михайловна, Прохорова Татьяна Алексеевна да үз шигырьләрен тамашачы хозурына тапшырдылар. Шәһәребездә әдәбиятка битараф булмаган лаеклы яшьләребез булуы бик яхшы күренеш. Шундыйларның берсе – Куликова Ольга чыгышы бик күркәм булды.
Радик Ахунҗанов, автор-башкаручы Дмитрий Лахтин үзләренең җырларын тамашачы хозурына тәкъдим иттеләр. Земфира Шакирова башкаруында яңгыраган җырлар да күңелләргә хуш килде.
Кичәне Мария Колупаева һәм Гөлназ Хафизова алып барды.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)