27 нче август көнне Песәй мәдәният йорты үзешчәннәре Әгерҗе районы Барҗы - Омга авылына барып “Күңелле ял итегез” дип исемләнгән концерт-тамаша күрсәттелр. Бу көнне авыл клубы залында алма төшәрлек тә урын юк иде. Моңа гаҗәпләнергә кирәкми, чөнки Песәй авылы үзешчәннәренең уңышлы чыгыш ясаулары күпләргә билгеле. Бу юлы да шулай булды. Үзешчән сәнгать артистлары тамашачылар алдында үзләренең нинди талантка ия булуларын күрсәттеләр. Кичәдә матур җыр – биюләр белән беррәттән шигырьләр һәм мәзәкләр дә яңгырады. Гөлнар Ситдикова, Нәфисә Насретдинова, Гүзәлия Гаффарова катнашуында сәхнәләштерелгән чыгышлар беркемне дә битараф калдырмады. Рафаэль Кабировның да баянда уйнавы да бөтен кешенең күңелен яктырттыю. Ришат Кабировның, Сабира Гильфанованың чыгышларын исә авыл халкы бик көчле алкышларга күмде. Авыл халкы концертны бик яратып кабул итте. Алар эчтәлекле концерт программасыннан бик канәгать калдылар һәм үзешчәннәрне кабат үзләренә чакырдылар.
.jpg)
.jpg)
.jpg)