1990 елның 30 августы Татарстан Республикасында яшәүче күп милләтле халык һәм башка өлкәләрдә гомер итүче барлык татар халкы өчен бик олы тарихи вакыйга булды. Татарстан Республикасының дәүләт суверенлыгы турында Декларация кабул ителде.
Туган җирем,Татарстан,
Иркен синең кырларың,
Тургай кебек тирбәләдер,
Күңелемдә җырларың.
Камай авылында мәдәният йорты һәм китапханә белән берлектә шушы бәйрәмгә багышлап, “Мин яратам сине, Татарстан!” исемле тематик кичә уздырылды. Бәйрәм шигырьләр һәм җырлар белән үрелеп барды. Кичәдә яңгыраган татарча һәм русча җырлар Татарстанда яшәүче милләтләрнең дуслыгын күрсәтте.
.jpg)
.jpg)
.jpg)