Беренче кыңгырау

2016 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

1 нче сетябрьдә Тат.Чаллы мәктәбендә  биш беренче сыйныф укучылары өчен беренче кыңгырау шалтырады. Бу Белем көненә багышланган линейка Менделев районы Татар Чаллы мәктәп укучылыры һәм укытучыларына багышланды. Линейканы башлангыч сыйныф укытучысы Л.Г.Борисова, директор урынбасары  Т.В.Сандакова һәм 5 нче сыйныф укучысы Е. Сандакова алып бардылар. Беренче тапкыр мәктәп бусагасын биш беренче сыйныф укучылары атлап керәчәк. Алар өчен шигырьләр,җырлар һәм котлау сүзләре яңгырады. Бәйрәм кунаклары: Исполком комитетының ярдәмчесе В.Е.Рапопорт, Мәгариф бүлеге начальнигының урынбасары Ф.Г. Яковлева, Тат.Чаллы  сельсовет поселенисе башлыгы Т.П.Кузнецова. Алар беренче сыйныф укучыларын котладылар һәм бүләкләр бүләк иттеләр. Мәктәп директоры С.В.Крюков та укучыларны яңа уку елы белән котлады. Яңа уку елына мәктәпне әзерләүдә ярдәм иткән ата-аналарга һәм укучыларга рәхмәт хатлары һәм грамоталар бирде. Сюрприз булып әкият- герое Убырлы Карчык булды. Бу рольне рус теле укытучысы Т.М.Газейкина уйнады.Беренче кыңгырауны беренче сыйныф укучысы А.В.Кузнецова һәм тугызынчы сыйныф укучысы Д.Лисин бирделәр. Бәйрәм ахырында барлык укучылар үз бүлмәлләренә уздылар. Тынычлык дәресендә 2004 нче елның 1 нче сентябрендә Беслан шәһәрендәге үлгәнәрне искә алу булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International