Балалар сәнгать мәктәбендә белем бәйрәме

2016 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Менделеев балалар сәнгать   мәктәбендә, белем бәйрәменә багышланган тантаналы чара уздырылды. Бәйрәмгә сәнгать  мәктәбенең педагоглары, ата-аналар һәм балалар килделәр. Бәйрәмгә килүчеләрне район башлыгы Валерий Чершинцев котлады. “ 1 нче сентябрь -  балалар  бәйрәме, дуслар, укытучылар, яңа белемнәр белән очрашу көне. Бу көн үз балаларының белеме, тәрбиясе  турында кайгыртучан  ата- аналар  һәм олы һөнәр ияләре булган педагоглар өчен. Бигрәк тә бу көн безнең  беренче сыйныфка укырга керүче нәни дуслырыбыз өчен. Аларга  беренче тапкыр мәктәп ишекләре ачылачак.  Быел Менделеев балалар сәнгать мәктәбенә 87 укучы укырга керә.  Без аларга сәламәтлек һәм яхшы билгеләр телибез.”

       Чарада концерт номерлары белән балалар  иҗади коллективлары чыгыш ясадылар. Балалар сәнгать мәктәбе директоры Алия Абрамова бу яңа уку елында барчасына уңышлар  теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International