Беслан кайтавазы

2016 елның 5 сентябре, дүшәмбе

Бәзәкә авылы китапханәсендә Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне уңаеннан хәтер сәгате уздырылды.

2004 елның 1 сентябрендә Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендә булган канлы вакыйгалар уңаеннан билгеләнгән бу көндә,  9 нчы класс укучыларына  Беслан вакыйгаларын яктырткан фильм күрсәтелде, халыкларга  гына түгел, бар кешелеккә куркыныч янаган  терроризмның  төрләре, саклану чаралары турында мәгълүмат бирелде. “Беслан кайтавазы” дигән бу чарада шулай ук төрле елларда теракт корбаннары булганнар искә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International