«Нептун» сәламәтләндерү комплексында йөзү буенча яңа сезон ачылды

2016 елның 7 сентябре, чәршәмбе

  5- сентябрьдә  «Нептун» сәламәтләндерү  комплексында  йөзү буенча  яңа  сезон ачылуга багышланган йөзү ярышы үтте. Менделеев  муниципаль районы башлыгы В.С.Чершинцев исеменнән ярышның баш судьясы  Е.И.Демидов  барлык  ярышта катнашучыларны кайнар котлады. Аларга яңа үрләр, сәламәтлек теләде.Әлеге чарада балалар командалары һәм өлкәннәр актив катнашты.

 Чараның  мактаулы кунагы - Диңгез патшасы Нептунны-  тамашачылар бик җылы кабул иттеләр. Балалар  Нептун көнен үткәрү  йоласы белән таныштылар.

 Балалар  командасы төрле эстафеталарда ярышты. Алар түбәндәге нәтиҗәләргә иреште:

I урын  “Парус” командасы 07:20:96  м/с

II урын “Прибой” командасы  07: 59: 06 м/с

III урын  “ Волна “ командасы 09 :11:05 м/с

Ирекле йөзү буенча  50 м дистанциядә  өлкәннәр арасында шәхси беренчелек нәтиҗәләре:

I урын   Тәнзилә Шайхулова 00:52:31 м/с

II урын  Гөлсияр Сошенко 01:11:03 м/с

III урын  Рәйсә Миргазиева 01:55:33 м/с

Барлык катнашучыларга бүләкләр тапшырылды. ТОС “Альфа” рәисе Лидия Маслова йөзү сезоны ачылу белән тәбрикләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International