Енабердино авылында үткән халык җыенында авыл җирлеге башлыгы Евгений Никифоров 2016- елның беренче яртысына отчёт ясады. Кураково авылында Косма һәм Дамиана чиркәве торгызыла.
Авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Хәйдәр Хадиуллин, район хәрби комиссары Сергей Залуженко чыгышлары тыңланды.
Район Башлыгы Валерий Чершинцев районның социаль-- икътисади үсешенә караган мәсьәләләргә тукталды.Очрашу өлкәннәр көненә багышланган кичә белән тәмамланды.