8- сентябрь көнне район Башлыгы Валерий Чершинцев Бөрешле авылы халкы белән очрашты. Җыен алдыннан авылның иҗади коллективлары тарафыннан әзерләнгән концерт күрсәтелде.
Очрашуда Камай авыл җирлеге Башлыгы Лидия Смирнова чыгыш ясады, ООО “ Победа” эшчәнлеге белән директор Геннадий Козлов таныштырды. Полициянең өлкән лейтенанты Рамил Фәйзуллин, район хәрби комиссары Сергей Залуженко чыгышлары тыңланды. Район Башлыгы Валерий Чершинцев районның социаль-- икътисади үсешенә караган мәсьәләләргә тукталды.