9- сентябрь көнне Тат. Чаллысы авылы җирлегендә төзекләндерү эшләреннән соң, чишмә ачу тантанасы булды. Тантанада район Башлыгы Валерий Чершинцев катнашты. Ул авыл халкын бу шатлыклы вакыйга белән котлады. Тат. Чаллысы авылы җирлеге “Сәламәтлек территориясе” республика грантына ия булган иде, шул акчага чишмә төзекләндерелде һәм спорт тренажёрлары алынды.