Илнәт авыл мәдәният йортында “ТР мариларының милли-мәдәни автономиясе" отчёт- сайлау конференциясе узды. Анда Марий Эл, Удмуртия республикасыннан һәм Яр Чаллыдан кунаклар катнашты.
Көн тәртибендә 3 мәсьәлә каралды:узган елларда эшләр турында отчёт, 2017- елда алда торган бурычлар, яңа советка сайлау, Илнәт авылында Семык” бәйрәмен үткәрү.
Социаль мәсьәләләр буенча Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Константин Макаров һәм башкалар конференциядә катнашучыларга уңышлар теләделәр.
Беренче мәсьәлә буенча отчет доклады белән Менделеев районы “ТР мариларының милли-мәдәни автономиясе" иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Геннадий Мальгин чыгыш ясады.Советка яңа состав сайланды. Марий мәдәниятен үстерүгә зур өлеш кертүчеләр Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.