Корбан бәйрәме

2016 елның 12 сентябре, дүшәмбе

Бүген “Таң” мәчетендә Менделеев шәһәре мөселманнары Корбан бәйрәменә багышланган намазга җыелды. Районның Мөхтәсибе Ирек хәзрәт Кобан бәйрәменең рухи мәгънәсе турында сөйләде.

Барлык мөселманнарны район Башлыгы Валерий Чершинцев  изге Корбан бәйрәме белән  тәбрикләде. Бу бәйрәм    гаделлек  һәм мәрхәмәтлелек  нигезләрен тәшкил иткән исламны искәртә.  Менделеев районында төрле милләт вәкилләре  бер тату гаилә булып яши. Аларның барысын да  бер-берсенә булган  ихтирам һәм милли культурасына карата хөрмәт  берләштерә. Валерий Чершинцев , бәйрәм белән котлап, чәй сервизы бүләк итте.

Кунаклар өчен чәй урыны хәзерләнгән иде. Ирек хәзрәт “Таң” мәчетенә теләктәшлек күрсәткән өчен, район җитәкчеләренә рәхмәтен белдерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International