2016нчы елның 11 сентябрендә Әлнәш муниципаль районы мәдәният бүлеге чакыруы буенча, мари җыр һәм бию халык ансамбле “Элнет” Илнәт АМЙ, Түбән Әсән авылында үткән 18нче “Трокай” район фольклор фестивалендә катнашты. Бу фестиваль Удмурт дәүләте торгызуы чорындагы, күренекле җәмгыять һәм дәүләт эшлеклесе Т.К.Борисовның туган көненә багышланган иде. Шулай ук анда Удмуртиянең мәдәният һәм туризм министры В.М.Соловьёв, Әлнәш муниципаль районы башлыгы В.П.Бобров, Әлнәш администрация башлыгы А.В.Семенов, Әлнәш районының мәдәният идарәсе җитәкчесе Н.В.Антонова катнаштылар. Фестивальдә 12 фольклор коллективы үз осталыкларын күрсәтте. Әлнәш муниципаль районы башлыгы В.П.Бобров “Элнет” мактады һәм Менделеев районына рәхмәтен белдерде.