Бүген район администрациясенең актлар залында район Башлыгы Валерий Чершинцев Менделеев муниципаль районы предпрятиеләре , оешма җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. Киңәшмә алдыннан бүләкләү тантанасы булды. Өлкән буын вәкилләренең хокукларын яклауда актив гражданлык позициясе күрсәткән өчен,Менделев муниципаль районы пенсионерлар советы рәисе Бикметова Розия Нәзир кызы ТР"Россия пенсионерлары Берлеге" Гомумроссия иҗтимагый оешмасы региональ бүлекчәсенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Тырыш хезмәте өчен, югары һөнәри осталыгы һәм газ сәнәгатен үстерүенә зур шәхси өлеш керткәннәре өчен Менделеев муниципаль районы башлыгы рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр: Балобанов Александр Юрьевич, слесарь, Ахметвалеев Роман Альбертович, слесарь, Васильев Николай Михайлович, водитель-слесарь, Буланов Тимофей Михайлович, водитель, Манин Антон Михайлович, мастер.
Доклад белән чыгыш ясаучылар: