Өлкән кешеләр айлыгы кысаларында район Башлыгы Валерий Чершинцев Химиклар, Чоловский, Юбилейная урамнарында яшәүче пенсионерларны бәйрәм белән котлады. Башта район башлыгы 3нче урта мәктәбе коллективы белән очрашты. Ветераннар өчен мәктәп укучылары иҗади номерлар әзерләгән. Шулай ук ветераннар адресына котлаулар һәм җылы сүзләр белән Ветераннар Советы рәисе Любовь Сорокина мөрәҗәгать итте. Очрашу чәй эчү белән тәмамланды.