13 сентябрьдә район Башлыгы В. Чершинцев Ижёвка авыл җирлеге халкы белән очрашты. Авыл җирлеге башлыгы Тимур Сабиров эш нәтиҗәләре турында чыгыш ясады. Хәрби хезмәткә контракт туплау турында хәрби комиссариатның комиссары Залуженко Сергей Викторович чыгыш ясады. Районның социаль-икътисади үсеше турында район Башлыгы В. Чершинцев сөйләде. Халыкны борчыган сораулар: автобус маршрутлары, авылны төзекләндерү. Район Башлыгы Валерий Чершинцев өлкәннәрне бәйрәм белән котлады. Уңышлар теләде һәм аларга сәламәтлек, иминлек теләде. Очрашу концерт,чәй эчү белән тәмамланды.