Өлкән кешеләр айлыгы кысаларында район Башлыгы Валерий Чершинцев 4нче урта мәктәбе коллективы белән очрашты. Ветераннар өчен мәктәп укучылары иҗади номерлар әзерләгән. Шулай ук ветераннар адресына котлаулар һәм җылы сүзләр белән Ветераннар Советы рәисе Любовь Сорокина һәм ТОС “Карповец” җитәкчесе Г.Загрутдинова чыгыш ясадылар. Очрашу чәй эчү белән тәмамланды.