Песәй авылы җирлеге кешеләре белән очрашу

2016 елның 15 сентябре, пәнҗешәмбе

14.09.16ел. Район башлыгы Валерий Чершинцев Песәй авылы җирлеге кешеләре белән очрашты. Авыл җирлеге башлыгы Вильдан  Мухаматгалиев  2016елның 1нче яртыеллыгында башкарылган эш доклады белән чыгыш ясады. КФХ Смирнов эшчәнлегенең үсеше турында аның җитәкчесе Альберт Смирнов сөйләде. Хәрби хезмәткә контракт туплау турында хәрби комиссариатның комиссары Залуженко Сергей Викторович чыгыш ясады. В. Чершинцев  Менделеев районының 2016 елның беренче яртыеллыгында социаль-икъдисади үсеш нәтиҗәләре турында сөйләде. Авыл халкы түбәндәге сорауларны бирде: автобус маршруты, авылны төзекләндерү һ.б. Очрашу азагында район һәм авыл җирлеге башлыгына рәхмәт сүзләре әйтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International