Актазики авылында яңа мәдәният йорты ачылды

2016 елның 18 сентябре, якшәмбе

17 сентябрь көнне Актазики авылында яңа мәдәният йорты ачылды. Авыл халкын котларга район Башлыгы Валерий Чершинцев килде. Аның котлау һәм сәламләү сүзләренә Монаш авыл җирлеге башлыгы Ростислав Иосифов та кушылды. ООО "Крепость" оешмасы җитәкчесе Роберт Бәдретдинов авыл клубына спорт җиһазларын сатып алыр өчен  сертификатлар тапшырды. ООО "Спецстрой" директоры Геннадий Парамонов тула гармунын бүләк итте. Район һәм авыл җитәкчеләре яңа мәдәният йорты каршысына  агачлар утырттылар. Ачу тантанасыннан соң, клубның мәҗлесләр залында авыл һәм район иҗат коллективлары катнашында концерт узды. Авыл халкын район башлыгы Валерий Чершинцев, НКА рәисе Олег Третьяков, ветераннар советы рәисе Любовь Сорокина һәм башка кунаклар котладылар. Авыл хезмәтчәннәре район җитәкчеләренә яңа клуб өчен ихлас күңелдән рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International