17-нче сентябрь көнне, Казанда, “Нечкәбил”исемле гаилә һәм аналар матурлыгының ХIIРеспублика конкурсы узды.Безнең районнан Илнәт авылы китапханәчесе Семякова Татьяна Николаевна катнашты.Ул”Гаилә ядкәре” бәйгесендә җиңүче булды.Аны якларга МБУК ЦБС директоры Красноперова Л.Ф, Халыклар дуслыгы йорты директоры Габдрахманова Ф.И,марый милли-мәдәни берләшмәсенең Менделеевск бүлеге җитәкчесе Мальгин Г.А. һәм туганнары бардылар.
“Нечкәбил” конкурсы 2004нче елдан уздырыла.”Нечкәбил”киңмасштаблы һәм әһәмиятле социаль-мәдәни проект булды.Бу ачык мәйданчыкта нык гаиләләр үзләренең гаилә кыйммәтләрен, халыкның гореф-гадәтләрен ,яшьләргә үрнәк булырлык итеп күрсәтәләр.Семяковлар гаиләсе “Гаилә ядкәре сандыгы”исемле бәйрәм күрсәтте. Бәйрәмдә борынгы бизәнү әйберләренең буыннан-буынга тапшырылуы бәян ителде. Борынгы бизәнү әйберләре, Татьянаның әбисенең әнисенеке. Бизәнү әйберләре явызлардан һәм күз тиюдән саклыйлар. Нинди генә авырлыклар килмәсен, алар һәрвакыт гаиләдә кала. Сер түгел, гаилә гореф-гадәтләре,аны ныгытуга этәрә. Нигездә, Татьяна яратырга, хөрмәт итәргә, җаваплы булырга гаиләдә өйрәнде.
“Вакыт җиткәч, мин бу әйберләрне, үземнең кызларыма тапшырачакмын”,-ди үзенең чыгышында катнашучы.
Иң кадерле ядкарь- милли гореф-гадәтләр, туган тел, марый кием-салымнары, милли ашлар рецептларын, Семяковлар кадерләп саклап, буыннан-буынга тапшыра.