Бүген район администрациясе конференц-залында, район башлыгы Валерий Чершинцев җитәкчелегендә, халыкны кабул итү булды. Монысында, менделеевлылар тарафыннан авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнү өчен җир участокларын теркәү, торак йорттагы бүлмәне приватизацияләү һәм ЖКУ түләүләре буенча сораулар күтәрелде.Район башлыгы Валерий Чершинцев гражданнар белән аралашканнан соң, тиешле хезмәт вәкилләренә бу сораулар буенча тиешле чаралар күрергә кушты.