КФК Кәлимуллин Р.Р һәм КФК Әхлиев ңитәкчеләре 68 савым сыер өчен югары технологияләр кулланыла торган ферма төзүне тәмамлыйлар.Алар бу ферма төзү өчен акчаны «Поддержка семейных животноводческих ферм с соучастием бюджета РФ» Республика конкурсында катнашып алдылар. Хәзерге вакытта ООО “Да-Милк”белгечләре белән берлектә, сыер саву залын җиһазлау бара.Бу залда бер юлы 8 сыер савылачак. Фермадагы сыерлар бәйдә тормаячак, алар өчен барлык уңайлыклар булдырылачак, ферма яны да тәртипкә китереләчәк.
Фермада эшләүчеләр өчен дә барлык уңайлыклар каралган: ял бүлмәсе һәм душ.Бу -безнең районда югары технологияләр кулланылып, югары нәтиҗәләргә ирешү өчен төзелгән беренче ферма.