Кокшан пенсионерлар Союзыннан кунаклар кабул итә

2016 елның 1 октябре, шимбә

Кокшан пенсионерлар Союзыннан кунаклар кабул итә.

Халыкара өлкәннәр көне алдыннан пенсионерлар Союзының җирле бүлеге активистлары авыл җирлеге башлыгы Иосифова Р.Ф. һәм клуб мөдире Кириллова Р.М. чакыруы буенча 27 сентябрьдә Кокшан бистәсендә булып кайттылар.

Бистә хуҗалары кунакларны җылы каршы алдылар, җирле халыкның гореф-гадәтләре белән таныштырдылар.Кокшан буенча экскурсия уздырдылар. Пенсионерлар көзге урманга сокланып йөрделәр. Иҗади эшләр өчен кирәкле материаллар җыйдылар. Аннары авыл клубы тирәсендә коелган яфракларны җыярга булыштылар.

Очрашу залда дәвам итте, анда бистәнең өлкәннәрен бәйрәм белән котлау үтте.

Пенсион фонд рәисе Иштанова өлкәннәргә ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге теләде.

Клуб мөдире Рәмзия Мәсхутовна авылдашлары исеменнән бәйрәмдә катнашкан пенсионерларга рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International