С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда “Кемнәр еллар санамый” дип аталган иҗади кичә узды

2016 елның 1 октябре, шимбә

“Кемнәр еллар санамый” дип аталган иҗади кичәне шәһәребезнең иң яхшы коллективлары әзерләде.С.Гассар исемендәге мәдәният сараеның концертлар залында хезмәт сөюче, балаларына, оныкларына тугрылыклы әби- бабайларны котладылар.

Өлкәннәр көне белән аларны район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева котлады.Рәхмәт хатлары белән түбәндәгеләр бүләкләнде: Людмила Афанасьева, Наталья Потапова, Татьяна Прохорова, Сәкина Гимазова, Гөлсияр Сошенко, Тәнзилә Шәйхулова, Любовь Красильникова, Гыймазетдиновлар гаиләсе, Роза Дастимирова  һәм Надежда Ярославцева.

Өлкәннәргә үзләренең иң яхшы чыгышларын 7 нче һәм 11нче балалар бакчасы коллективы,Мәктәптән тыш эшләр үзәге, Балалар сәнгать мәктәбе һәм С.Гассар исемендәге мәдәният сарае коллективлары күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International