“Яшь армия» хәрби-патриотик хәрәкәтенең җирле бүлеге оештырылды

2016 елның 3 октябре, дүшәмбе

Татарстан республикасы Менделеев муниципаль районы Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе канаты астында “Яшь армия» хәрби-патриотик хәрәкәтенең җирле бүлеге оештырылды.

Уку елы башланганчы ук Менделеев муниципаль район башлыгы Валерий Чершинцев россиякүләм  яңа “Яшь армия” хәрби-патриотик хәрәкәтен оештыру мәсьәләсен эшләргә боерды.

Җирле бүлекне оештыру һәм аның алга таба эшчәнлеген планлаштыруда барлык тиешле структуралар да катнашты: Татарстан республикасының Менделеев районы  хәрби комиссариаты, Мәгариф идарәсе, Яшьләр һәм спорт эшләре идарәсе, Менделеев районы ветераннар Советы, Менделеев шәһәренең аталар советы, хәрби-патриотик оешмалар.

2016нчы елның 8нче сентябрендә Мәктәптән тыш эшләр үзәге конференцияләр залында җирле хәрәкәт бүлеге штабының  беренче оештыру утырышы булып узды. Менделеев муниципаль районы хәрби комиссары, подполковник Сергей Заслуженко  “Яшь армия” Россиякүләм хәрби - патриотик хәрәкәтенең оештырылу тарихы турында чыгыш ясады.

Штаб утырышын Мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Екатерина Ильинская алып барды.

Көн тәртибенә түбәндәге сораулар куелды:

  1.  “Яшь армия”  хәрби - патриотик хәрәкәтенең җирле бүлеге штабының составын раслау;
  2. Менделеев муниципаль районы “Яшь армия”  хәрби - патриотик хәрәкәтенең җирле бүлеге җитәкчесен сайлау;
  3. “Яшь армия”  хәрби - патриотик хәрәкәтенең җирле бүлеге штаб ревизорын сайлау;
  4. “2017-2020нче елларга Менделеев муниципаль районы яшьләрен  патриотик тәрбияләү” программасын  тормышка ашыру кысаларында “Яшь армия”  хәрби - патриотик хәрәкәте җирле бүлеген үстерү турындагы  чаралар планы буенча фикер алышу;

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International