2016-2017 елда грипп һәм ОРВИның эпидемиологик сезонына әзерләник

2016 елның 4 октябре, сишәмбе

2016-2017 елда грипп һәм ОРВИның  эпидемиологик сезонына әзерләник.

Үткән сезон нәтиҗәләре буенча Менделеевск районы территориясендә балалар арасында грипп һәм ОРВИ авырулары буенча үсеш(2015-2016 яз) 2015 елның 46 атнасыннан күзәтелә. (11.11.2015 елдан). 2016 елның икенче атнасыннан авыручылар саны үсмәгән. Балалар арасында ОРВИ белән авыручылар саны гыйнварның 2 атнасыннан 30%, 4 атнасында – 40%, 5 атнада – 23%. РФ авыручылар санының иң югары ноктасы 2016 елның 4 һәм 5 атнасына туры килә.

Өлкәннәр арасында авыручылар саны уртача күпъеллык күрсәткечләрдән артмаган. Бу вакцинациянең нәтиҗәлелеген күрсәтә.Узган елда эпидемиологик сезон алдыннан 7300 өлкән кеше һәм 1500 бала вакцинацияләнде. Шул чор эчендә ОРВИның 1685 амбулатор очрагы теркәлгән. Шул исәптән өлкәннәрдә 935, балаларда 1437 (2015 елда 5133 очрак,өлкәннәр -935, балалар- 4178).

Стационар дәвалауда ОРВИ белән авыручы 39 бала булган.

Стационар дәвалауда пневмония белән авыручы 15 кеше булган, шул исәптән 2 бала һәм 13 өлкән кеше. (2015 елда 45 кеше, шул исәптән 17 өлкән һәм 28 бала).

Югары патоген гриппка каршы һәм грипптан соң кисәтү максатларыннан вакцинация үткәрелә. Менделеевск үзәк хастаханәсендә 23.08.16 елда өлкәннәр өчен “Совигрипп” дигән вакцинация кайтарылды.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тәкъдим иткән бу вакцина 2015-2016 елларда үз эченә ала: А/Калифорния (Н1N1), А/Гонг Конг (Н3N2), В/Брисбен/60/2008.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International