Гражданнарны кабул итү

2016 елның 4 октябре, сишәмбе

Бүген район администрациясенең конференция залында шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итү булды. Бу очрашуда менделеевлылар район җитәкчеләренә күп кенә сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр: инвалидлык буенча җир участогы алу; авыл кибетләренең эшчәнлеге; авыл җирлекләрендә газлаштыру һәм су белән тәэмин итү. Район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева гражданнар белән сөйләшкәннән соң, тиешле хезмәт күрсәтү бүлекләренә бу сорауларны җентекләп өйрәнергә һәм тиз арада хәл итәргә йөкләмә бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International