Менделеев районының талантлы пенсионерлары күргәзмәсе
29-30 нчы сентябрьдә Гассар исемендәге Мәдәният йортында пенсионерларның җирле бүлек берләшмәсе Менделеев муниципаль районының Мәдәният идарәсе белән берлектә декоратив кул эшләре сәнгате һәм көзге уңыш байлыклары күргәзмәсе оештырдылар.
Күргәзмәдә “Талантлы әбиләр” клубы әгъзаларының эшләре куелды: бисердан үрү(картина), чигү, бисердан эшләр (чәчәкләр, агачлар), ясалма чәчәкләр, бәйләнгән эшләнмәләр, алмазлы картиналар.
“Росточек” бакчачылары клубы чын чәчәкләрдән, яшелчәләрдән һәм җиләк-җимешләрдән композиция, шулай ук төрледән-төрле консервланган эшләнмәләр тәкъдим итте.
“Тылсымлы йомгак”клубы шулай ук читтә калмады һәм күргәзмәгә килүчеләрне кулдан эшләнгән бәйләнгән әйберләр белән сөендерделәр. Абалач, Иске Гришкин, Тат. Әхтиялы авылларының кул эшләре күзләрне алырлык иде.
Бәйләүче Әхмәтшина Г. Г. күп санда бәйләнгән төрле яулыкларны тәкъдим итте. Яше буенча иң өлкән бәйге- күргәзмәдә катнашучы Хаҗиева Н.С.(88 яшь) бәйләнгән курчак һәм коврикларны күргәзмәгә куйды.
Катнашучылар зур канәгатьлек белән экспозицияләрне һәм эшләрне карадылар, ошаган эшләнмәләрне һәм чәчәкләрне үзләрендә булдырдылар.
Жюри әгъзалары пенсионерларның эшләрен үз дәрәҗәсенә карап бәяләделәр һәм конкурста катнашучыларны тиешле бүләкләр көтә.