Йөзләрчә менделеевлылар #200 казан флешмобында катнаштылар

2016 елның 5 октябре, чәршәмбе

Йөзләрчә менделеевлылар #200 казан флешмобында катнаштылар. Беренчеләрдән булып республика акциясен организацияләр, яшьләр оешмалары, предприятие эшчеләре яклап чыктылар. Флешмобка  үзәк район шифаханәсе, АО “Аммоний”, Карпов исемендәге химзавод, “Ижминводы” эшчеләре һ.б.кушылдылар. Менделеев мәйданында укучылар, студентлар эшләүче яшьләр символик фигура”200”гә тезелеп басып, хор белән: “Менделеев Казанны сайлый!”- дип кычкырдылар. Волонтерлар үтеп баручыларга буклетлар өләштеләр, шунда ук онлайн  сайлавы да булдырылды. Теләсә кем зур 200 сум номинал купюрасы белән сэлфи һәм фотога төшә алды, шулай ук Татарстан һәм Россия флаглары сурәте белән аквагрим ясаттылар.

  • Шәп, шундый күркәм флешмоб оештырганнар, мин бик шат катнашырга! Казанны сайлагыз, башкалабыз җиңүгә лаек- диде Артур Гайфутдинов.-Мин үземнең республикамны яратам һәм Казаннның җиңүен телим! –диде Эльвира Закирова.

Искә төшерәбез, Казан хәзерге вакытта рейтинг буенча беренче урында бара. Башкалабыз өчен 340316 кеше сайлады.

Казан өчен сайлау сайтта :твоя –росссия рф. Һәрбер кеше 4 тавыш бирә ала:

  • аккаунт аша Контактта
  • аккаунт аша Facebookта
  • цчелтәр аша Одноклассникида
  • смс аша код белән 2420 №

Икенче этабы 7 нче октябрьгә кадәр, бәлки сезнең тавыш  ярдәм итәр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International