6 октябрьдә Илнәт Мәдәният Сарае үзенең яңа иҗат сезонын ачып җибәрде. Авыл халкы өчен җыр-бию, уен-көлкедән торган концерт программасы тәкъдим ителде. Мәдәният идарә җитәкчесе Е. В. Шигапова Илнәтлеләрне бәйрәм белән тәбрикләде, иҗади эшчәнлекне шундый ук югары дәрәҗәдә дәвам итәргә дигән теләктә калды.