Бөек Ватан сугышы катнашучысы, тыл һәм хезмәт ветераны Гоголева Елизавета Карнил кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Россия Президенты тарафыннан җибәрелгән котлау сүзләрен һәм район башлыгының истәлекле бүләген һәм чәчәкләрен юбилярга исполком җитәкчесенең урынбасары Александр Белоногов җылы сүзләр белән җиткерде.
Балалары һәм оныклары тарафыннан хөрмәт тоеп яшәгән Елизавета Карнил кызы әле һаман да ихтыяр көчен һәм кызыксынучанлык хисен җуймаган.
Юбиляр Ык тамагында туган. “Ижминводы” курортында 30 елдан артык медсестра булып эшләгән.
Тормыш иптәше Иван Иванович белән 43 ел тату һәм бәхетле гомер кичерәләр. Өч бала – Антонина, Валентина һәи Александрны тәрбияләп үстерәләр. Аларның 4 оныклары, 6 оныкчыклары бар.
Өч буын Гоголевларның гомуми медицина стажлары – 112 елга тула.
Кызлары Валентина ЦРБда медсестра булып эшләгән, оныклары Дмитрий - “ашыгыч ярдәм” фельдшеры, Ирина – БСМП шәфкать туташы.
Яраткан кешеләрен юбилей белән котларга зур гаиләнең барлык кешеләре дә килгән иде.