Мөгалимнәргә багышланган бәйрәм чарасы булып узды

2016 елның 8 октябре, шимбә

Сергей Гассар исемендәге Мәдәният Сараенда укытучыларга, тәрбиячеләргә, өстәмә белем бирү өлкәсендә эшләүчеләргә, ветеран мөгалимнәргә багышланган бәйрәм чарасы булып узды. Укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева һәм белем бирү белән идарә итү җитәкчесе Дмитрий Сапожников  котладылар. Алар 57 кешегә РФ һәм РТ белем бирү Министерствасының, район башлыгының мактау хатларын тапшырдылар. Тәбрикләнүчеләр арасында Сәрия Галимова, Ирина Павлова, Наталья Архипова, Люция Смирнова, Рәхилә Мавлеева, Марина Миронова, Зөлфия Фазлыева, Нүрәния Фәйзуллина, Зөлфия Гайнетдинова, Ләйсән Гилязова һәм башкалар бар иде. Укучылар үзләренең остазларына иң җылы сүзләрен җиткерделәр. Төрле номерлар белән үрелеп барган кичәне Гөлназ Стрелкова һәм Наил Халиков алып бардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International