7 нче октябрь көнне Тойгуҗа мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре өлкән яшьтәгеләр өчен бәйрәм кичәсе оештырдылар. Бәйрәмгә иң күп китап укучы һәм авылда үткәрелә торган мәдәни чараларда актив катнашучы өлкәннәр килгән иде. Алар хөрмәтенә бәйрәм котлавы әйтелде, җырлар җырланды. "Мәкальне дәвам ит", "Табышмакның җавабын тап", "Әкиятнең исемен әйт" бәйгеләрендә олы апаларыбыз үзләренең тапкырлыкларын ,зиһенлелекләрен күрсәттеләр. Галимәрданова Клара апа башкаруында матур җыр кичәне тагын да ямьләндереп җибәрде. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.
.jpg)
.jpg)
.jpg)