Бүген район администрациясенең актлар залында Менделеев муниципаль районы башкарма комитетының атналык киңәйтелгән җыелышы булды.Киңәшмәне район хакимияте башлыгы В.С.Чершинцев алып барды.Спорт һәм яшьләр идарәсе ,мәдәният бүлеге башлыкларыФаизов Р.А һәм Шигапова Е.В. уздырылган чаралар турында чыгыш ясадылар.ТКХ һәм төзелеш буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Шамилов С.Э башкарылган эшләр турында хәбәр итте.Киңәшмәдә шулай ук җылылык бирү,төзелеш объектларын тапшыру,бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә торакны арендага бирү, туфрак эшкәртү,белем бирү учреждениеләрендә спорт секцияләре оештыру,шәһәрне төзекләндерү мәсьәләләре дә каралды.