10 нчы октябрьдә балалар сәнгать мәктәбендә “Супер-әби” дигән район бәйгесе үтте.Катнашучыларны район башлыгы В.С. Чершинцев котлады. Катнашучылар милли костюмнарда чыгып үзләре белән таныштырдылар һәм талантларын күрсәттеләр.Бәйге йомгаклары буенча төрле номинациядә 5җиңүче билгеле булды:Галина Перминова, Людмила Крюкова, Лариса Кривилева, Елена Степанова, Сафура Гафиятуллина. Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр бирелде.”Суперәби “ исеменә лаек булган С.Гафиятуллинага “Ижминводы” шифаханәсенә ял туры тапшырылды.