14 октябрь көнне Иске Гришкин авыл җирлеге башлыгы, мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, 80 яшьлек юбилее уңаеннан хезмәт ветераны Буланова Мария Павловнага изге теләкләрен юлладылар.
Мария Павловна авыл советы сәркатибе булып, ә соңырак кибеттә эшли. Бик күп еллар фольклор ансамбль составында чыгыш ясый. 1957 нче елны Мәскәү шәһәрендә узган “Татар сәнгате һәм әдәбияты декадасы”нда мактау грамотасы белән бүләкләнә. Соңырак авылыбызның “Ветеран” фольклор ансамблен җитәкләде.
.jpg)
.jpg)