Бәйрәм кичәсе.
«Сөмбелә»
16 октябрьдә Тойма авылы мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәче белән берлектә балалар белән «Сөмбелә» исемле көзгә багышланган бәйрәм кичәсе уздырылды. Кичәдә көз турында әңгәмә үткәрелде, балалар көзге уңыш турында табышмакларга җаваплар таптылар, җырладылар, биеделәр.
«Кем күбрәк бәрәңге җыя?» , «Яшелчәләрне аер» , «Кем еүбрәк күркәләр җыя?» , «Дустыңны алма белән сыйла» һәм «Шалкан» уеннарын бик яратып уйнадылар. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.


