14 нче октябрьдә Тойгуҗа авыл китапханәсендә октябрь аенда туган татар шагыйрьләренең юбилей даталары уңаеннан "Ач шигърият серләреңне"дип аталган әдәби кичә үткәрелде.
Кичәдә Саҗидә Сөләйманова, Мөдәррис Әгъләмов, Гарифҗан Мөхәммәтшин, Марсель Галиев, Әхмәт Юнысның шигырьләре укылды, аларның шигырьләренә язылган җырлар башкарылды. Китапханәче Сафина А.А. чарада катнашучыларны шагыйрьләрнең иҗаты, тормыш юлы белән таныштырды. Кичәдә җырга, моңга, шигърияткә гашыйк кешеләр китапханәнең даими укучылары: Галимарданова К., Садыкова Г., Минахметова М., Кудрина Г., Зинатуллина Р. һәм башкалар бик теләп катнаштылар.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)