Сәйтәк авыл клубында Кабак бәйрәме

2016 елның 17 октябре, дүшәмбе

15 октябрь көнне Сәйтәк авылы клубында гадәти булмаган бәйрәм- Кабак бәйрәме булды. Зал матур итеп көзге яфраклар, кабаклар  белән бизәлгән иде. Кичәне оештыручы клуб мөдире Гизатуллина Я.Г. барлык кунакларны кабакның килеп чыгу тарихы белән таныштырды. Кабакның организмга файдасы һәм зыяннары турында сөйләде. Оештырылган барлык бәйгеләрдә авыл халкы  бик актив булды. Алар бергәләшеп мәкаль­ләрне дә искә тө­шерде, яшелчәләр белән ярышларда көч сынашты,  көзге табыш­мак­ларга җа­вап та эзләде, кызык­лы викторинада да­ катнашты.Һәрбер дөрес җавап өчен катнашучылар кабак бәлеше телеме белән бүләкләнде.Һәрбер тамашачы күргәзмәгә кышка әзерләнгән салатлар алып килделәр һәм тамашачылар белән шул салатларның рецептлары белән уртаклаштылар. Бәйрәм җырлар, биюләр, нәфис сүз белән аралашып бик күңелле узды.Халык көлешә-көлешә күңел ач­ты. Килгән кунаклар  барысы да ел буена җитәрлек энергия җыйгандыр , дип хә­бәр итте клуб мөдире Ясминур Гизатуллина.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International