14 октябрь көнне Сәйтәк авыл клубында көзге уңышлардан “Көзге байлык” дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Күргәзмәгә яшелчәләрдән ясалган фигуралар, кышка әзерләнгән салатлар, яшелчә пироглары куелды. Яшелчәдән ясалган фигуралардан конкурс оештырылды. Бу конкурста Усикова Резеда белән Вадим, Миронов Степан, Хисамов Данис,Миронова Марина актив катнашып клуб мөдиренең махсус бүләкләренә лаек булдылар.
.jpg)

